 |
Йә син – мәгнәсен Аллаһ үзе генә белә. |
 |
Хикмәт иясе, ягъни шәригать хөкемнәре иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен. |
 |
Тәхкыйк син туры юлга күндерелмеш рәсүлләрдән. |
 |
Кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдең. |
 |
Ошбу Коръән Ґәзиз вә Рәхим булган Аллаһудан иңдерелгән изге дини китаптыр. |