 |
Хәзерге кәфер өммәтләрдән элек күпме кәфер өммәтләрен һәлак иттек. Без һәлак иткән кешеләрдән берәресен күрерсеңме? Яки яшерен тавышларын ишетерсеңме? |
 |
Та Һа. Мәгънәсен Аллаһ белә. |
 |
Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне иңдермәдек коры мәшәкатьләнмәкең өчен, |
 |
мәгәр иңдердек ул Коръәнне Аллаһудан куркучыларны вәгәзьләвең өчен. |
 |
Ул җирне вә бөек күкләрне яратучы Аллаһудан иңдерелмеш булды. |