Әйт: "Мин сезнең кеби бер инсанмын, миңа Аллаһудан вәхий булды сезнең Илаһәгез – барча вөҗудкә бер генә Илаһә дип. Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны теләсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен, изге гамәлләрне кылсын, әмма Раббысына гына тиешле булган гыйбрәтенә һичкемне шәрик-тиңдәш кылмасын!" |
Әйтте: "Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың. |