Surah Hud
|
|
Arabic, Tatar Translation by Yakub Ibn Nugman and English Transliteration
|
Mecca (52)
Total Ayat: 123
Total Ruku: 10
|
|
Translation :
|
Recitation :
|
Ayat per page:
|
 |
Ошбу китапның аятьләре мәхкәмдер, һич үзгәртелмәс, үзгәртергә һичкемнең кече җитмәс, хөкем итүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булучы Аллаһудан иңдерелеп, анда һәрнәрсәнең хөкеме бәян ителде. |
 |
Аллаһудан башка һичкемгә, һичнәрсәгә табынмыйча, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга Коръән белән юл күрсәтелде, тәхкыйк мин сезне Коръән белән гамәл кылсагыз – җәннәт белән шатландыручы һәм Коръән белән гамәл кылмасагыз – җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы Аллаһудан күндерелгән пәйгамбәрмен. |
 |
Дәхи гөнаһларыгыз өчен Аллаһудан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз! Шулай булсагыз, Аллаһ сезне дөньяда күркәм файдаландыру илә файдаландырыр, билгеле әҗәлегезгә чаклы, һәм яхшылыкта юмартлык кылганнарга Аллаһ нигъмәтләре белән юмартлык кылыр. Әгәр Коръән белән гамәл кылудан баш тартсагыз, мин сезгә олугъ көн "кыямәт"нең каты ґәзабы ирешер дип куркамын, дип, сезне кайгыртучы рәсүлмен. |
 |
Ахирәттә кайтачак җирегез Аллаһуга вә һәрнәрсәгә кадир. |
 |
Әгаһ бул, мөшрикләр Аллаһудан яшерер өчен сиңа булган дошманлыкларын күңелләрендә яшерәләр. Әгаһ бул, алар төнлә киемнәренә төренеп яткан вакытларыңда яшергән вә ачык кылган эшләрен Аллаһ белер. Тәхкыйк Аллаһ күңелләрдәге нәрсәне белүче. |
|