Surah At-Tagabun
|
|
Arabic, Tatar Translation by Yakub Ibn Nugman and English Transliteration
|
Madina (108)
Total Ayat: 18
Total Ruku: 2
|
|
Translation :
|
Recitation :
|
Ayat per page:
|
 |
Җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһ кимчелекләрдән пакь, дип, Аны мактап тәсбих әйтәдер, ике дөньяга да патшалык Аңа хастыр, хакыйкый мактау Аңадыр вә Аның һәр нәрсәгә көче җитәдер. |
 |
Ул – Аллаһ сезне халык кылды, Сезләрдән кәферләр бар вә Сезләрдән мөэминнәр бар, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер. |
 |
Җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, вә сезнең сурәтләрегезне төзеде, сурәтләрегезне вә рәвешләрегезне ни күркәм кылды, вә Ул – Аллаһугадыр кайтачак урын. |
 |
Ул җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләдер, вә сезнең ачык кылган эшләрегезне һәм яшерен кылган эшләрегезне дә барын да беләдер. Аллаһ күкрәкләрдә булган уй-фикерләрне беләдер. |
 |
Моннан элек булган кәферләрнең хәбәре сезгә килмәдеме, үзләренең көферлекләренең имгәген татыдылар, вә аларгадыр ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб. |
|