Surah An-Nur
|
|
Arabic, Tatar Translation by Yakub Ibn Nugman and English Transliteration
|
Madina (102)
Total Ayat: 64
Total Ruku: 9
|
|
Translation :
|
Recitation :
|
Ayat per page:
|
 |
Әйткел: "Ий Раббым мине вә мөэминнәрне ярлыкагыл вә рәхмәт иткел! Син рәхмәт итүчеләрнең иң хәерлесесең!" |
 |
Ошбу сүрә – Без аны иңдердек, вә андагы хөкемнәрне сезгә фарыз иттек, вә ул сүрәдә иңдердек мәгънәсе ачык булган аятьләрне – шаять вәгазьләнерсез! |
 |
Зина кыйлучы хатын вә зина кылучы ир – аларның һәр икесенә йөзәр мәртәбә сугыгыз. "Бу хөкем ирсез хатынга вә хатынсыз иргәдер". Аларны сукканда сезне шәфкать тотмасын Аллаһ динендә, әгәр Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаныр булсагыз. Аларның ґәзабына мөэминнәрдән бер җәмәгать килеп карап торсын аларга хурлык күбрәк булсын өчен. |
 |
Зина кылучы ир никахланмас, мәгәр зина кылучы хатынга яки мөшрикә хатынга никахланыр, вә зина кылучы хатынны һичкем никахламас, мәгәр зина итүче ир яки мөшрик ир никахланыр. Зиначыларның никахы мөэминнәргә хәрам ителде. |
 |
Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт шаһидне китерә алмасалар – аларга сиксән мәртәбә сугыгыз, вә аларның шаһид булуларын мәңге кабул итмәгез, алар – фасыйклардыр. |
|