 |
Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар". |
 |
Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар. |
 |
Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр. |
 |
Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр. |
 |
Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген! |